2023 елның навигация сезонына әзерлек кысаларында предприятие-җитештерүче, «Геология үзәге» ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре белән берлектә, «Фламинго» теплоходында урнаштырылган «Волга-М» модернизацияләнгән судно табигать саклау комплексы аппаратурасын монтажлый һәм көйли. Хәзерге вакытта палуба җиһазларын монтажлау эшләре тәмамланган. Суны гидрофизикохимик һәм гидрохимик контрольдә тоту системалары көйләнә.
«Фламинго»да булган автоматлаштырылган аналитик контрольлек чаралары суның җир өстендәге һәм тирәнлектәге катламнарының торышын бәяләү, су асты тикшеренү эшләрен үткәрү, су объектларында төптәге туфрак пробаларын алу һәм анализлау белән бәйле мәсьәләләрне киң колачлы хәл итү мөмкинлеген тәэмин итә.