2023 елның 1 апреленнән Татарстан Республикасында санитар-экологик икеайлык башланды. Экологик өмәнең төп бурычы – торак пунктлар территорияләрен кышкы чорда җыелган чүп-чардан санитар чистарту.
ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Кама яны территориаль идарәсе хезмәткәрләре белән берлектә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең Кама яны бүлеге хезмәткәрләре янәшәдәге территорияне чистартуда катнаштылар. Җир участогы коры яфраклардан, ботаклардан һәм чүп-чардан чистартылды. Шимбә көне күңелле һәм яхшы кәеф атмосферасында узды.