Дәүләт йөкләмәсе кысаларында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре геология-разведка эшләрен дәвам итәләр.
Республиканың Сарман районында яшәүчеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү өчен эзләү-бәяләү чаралары үткәрелә.
Бүгенге көндә Кормаш торак пунктында 70 метр тирәнлеккә кадәр эзләү скважинасы борауланган, скважинага геофизик тикшеренүләр үткәрелгән, нәтиҗәдә 5 метр куәте белән 2 сулы горизонт булуы ачыкланган. Гидрогеологик скважинаның проект характеристикаларын раслау өчен, тәҗрибә-фильтрлау эшләре башкарыла. Хәзерге вакытта сайлап алынган су пробаларына лаборатория тикшеренүләре үткәрелә. Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча эчә торган җир асты сулары запасларын саклау өчен хисап әзерләнәчәк.