Лабораториянең төньяк бүлеге Татарстан Республикасының 5 районы территориясендә (Арча, Әтнә, Балтач, Кукмара, Теләче) дәүләт йөкләмәсе һәм әйләнә-тирә мохитне экологик күзәтү буенча 2023 елга эшләр план-графигы нигезендә үз эшчәнлеген гамәлгә ашыра. «ТР Геология үзәге ФҖП» ДБУ лабораториясе бүлеге хезмәткәрләре шартнамә нигезендә түбәндәге хезмәтләрне күрсәтәләр:
- су пробаларын сайлап алу (эчә торган су, агынты су, җир өсте сулары, чистартылган агынты сулар, табигый сулар);
- туфрак, грунт һәм төп утырмалары пробаларын сайлап алу;
- атмосфера һавасы һәм эш зонасы һавасы пробаларын сайлап алу.
Барлык тикшеренүләр гамәлдәге законнар нигезендә уздырыла.