Җир асты суларын мониторинглау

2023 елның 27 марты, дүшәмбе

Агымдагы елда «Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан җир асты суларын мониторинглау эшләре дәвам итә. Хәзерге вакытта Казан шәһәре территориясендә күзәтелә торган 35 гидрогеологик скважинада җир асты сулары дәрәҗәсенә үлчәүләр үткәрелгән. Бу эшләр су басу зоналарын су басу чорында билгеләргә, шулай ук киләсе елның язгы су ташу чорында су басу фаразын алырга мөмкинлек бирә. 

Моннан тыш, республика районнарында, эчәргә яраклы су чыганакларын пычратуны туктату максатыннан, интенсив нефть чыгарыла торган урыннарда җир асты суларыннан пробалар да алына. 

Югарыда әйтелгән эшләр нәтиҗәсендә мәгълүмат республиканың кызыксынган дәүләт органнарына җибәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International