«ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ дәүләт йөкләмәсе кысаларында Татарстан Республикасында геологик эзләнү эшләрен алып баруны дәвам итә. Нурлат районында яшәүчеләрне сыйфатлы эчәр су белән тәэмин итү өчен эзләү-бәяләү чаралары үткәрелә.
Куелган бурычларны исәпкә алып, Киекле торак пунктында 40 метр тирәнлеккә кадәр эзләү скважинасы борауланды, скважинага геофизик тикшеренүләр үткәрелә, нәтиҗәдә сулы горизонт булуы ачыкланды. Хәзерге вакытта биредә гидрогеологик скважинаның проект характеристикаларын раслау өчен тәҗрибә-фильтрлау эшләре алып барыла, шулай ук алдагы лаборатор анализ өчен су пробалары алынган. Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча эчә торган җир асты сулары запасларын саклау өчен хисап әзерләнәчәк.