Лабораториянең Көньяк-Көнчыгыш бүлеге

2023 елның 10 марты, җомга

Лабораториянең Көньяк-Көнчыгыш бүлеге үз эшчәнлеген 5 район территориясендә (Әлмәт, Бөгелмә, Лениногорск, Нурлат һәм Чирмешән) алып бара һәм даими рәвештә атмосфера һавасы мониторингын үткәрә, бу тикшерү һаваның пычрану дәрәҗәсен һәм аның составын билгеләүгә юнәлдерелгән.

Әлмәт районының Кәләй авыл җирлегендә атмосфера һавасының пычрануын контрольдә тоту буенча автомат станция урнаштырылган. Станция тәүлек әйләнәсе пычратучы матдәләр: азот оксиды һәм диоксиды, аммиак, күкерт водороды һәм күкерт диоксиды, углерод оксиды, ароматик углеводородлар, шулай ук метеопараметрлар буенча анализ нәтиҗәләрен теркәп бара. Атмосфера һавасында чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән нормаларны арттыру очраклары булганда, әлеге мәгълүмат, административ чаралар күрү өчен, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Көньяк-Көнчыгыш территориаль идарәсенә оператив рәвештә тапшырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International