«ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ экология өлкәсендәге чаралары экологик куркынычсызлыкны арттыру буенча оешманың нәтиҗәле эшчәнлеген оештыруга, экологик мониторинг үткәрүгә һәм әйләнә-тирәлекнең норматив күрсәткечләрен үтәүне контрольдә тотуга юнәлтелгән.
Лабораториянең Кама яны бүлеге үз эшчәнлеген 6 район территориясендә башкара: Әгерҗе, Актаныш, Алабуга, Менделеевск, Минзәлә һәм Тукай. Бүлек хезмәткәрләре табигый су, һава, туфрак һәм төп утырмаларының сыйфатын төрле параметрлар буенча даими күзәтеп торалар.