Лабораториянең Ык яны бүлеге эшчәнлеге

2023 елның 20 феврале, дүшәмбе

Лабораториянең Ык яны бүлеге Азнакай шәһәрендә урнашкан һәм Азнакай, Мөслим, Ютазы һәм Баулы районнарында атмосфера һавасы, табигый су һәм туфрак мониторингын алып бара.

Азнакайда атмосфера һавасы пычрануга автоматик контрольлек станциясе урнаштырылган, аның ярдәмендә лаборатория атмосфера һавасының төрле күрсәткечләр буенча пычрану дәрәҗәсе турында мәгълүмат ала. Бүлек хезмәткәрләре, күчмә экологик лабораторияне кулланып, ай саен атмосфера һавасы һәм табигый су үрнәкләрен сайлап алалар.

Өске су объектларында яки атмосфера һавасында пычраткыч матдәләрнең чик дәрәҗәдә рөхсәт ителгән концентрациясе артып китү очраклары ачыкланганда, үлчәү нәтиҗәләре Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәсенә җибәрелә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International