Лабораториянең Кама аръягы бүлеге үз эшчәнлеген Түбән Кама, Зәй һәм Сарман районнары территориясендә башкара. Атмосфера һавасы сыйфатын тикшереп тору максатларында 19 күзәтү пунктында күчмә экологик лабораторияне (ПЭЛ-1) кулланып, 18 күрсәткеч буенча проба сайлап алына.
«Җәлил» нефть чыгару идарәсенең әйләнә-тирәлеккә йогынтысын билгеләү өчен бүлек хезмәткәрләре Сарман районының Иске Минзәләбаш торак пунктына бардылар. Тикшерү нәтиҗәләре буенча һавада зарарлы матдәләрнең рөхсәт ителгән чиктән тыш концентрацияләре ачыкланмады.