«ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ дәүләт йөкләмәсе кысаларында геологик разведка эшләрен дәвам иттерә. Республиканың Азнакай районында яшәүчеләрне сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү өчен эзләү-бәяләү чаралары үткәрелә. Куелган бурычларны исәпкә алып, Метрәй т.п. эзләнү скважинасы 42 метр тирәнлеккә кадәр борауланган, геофизик тикшеренүләр үткәрелгән, нәтиҗәдә сулы 2 офык ачыкланган.
Хәзерге вакытта Метрәй торак пунктында гидрогеологик скважинаның проект характеристикаларын раслау өчен тәҗрибә-фильтрлау эшләре алып барыла, шулай ук алдагы лаборатор анализ өчен су пробалары алынган. Башкарылган эшләр нәтиҗәләре буенча эчә торган җир асты сулары запасларын саклау өчен хисап әзерләнәчәк.