«ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ Татарстан Республикасы буенча үзенең аналитик лабораторияләре бар, анда лаборатор тикшеренүләр өлкәсендә квалификацияле белгечләр эшли.
Чистай, Аксубай, Әлки, Алексеевск, Яңа Чишмә, Балык Бистәсе һәм Спас районнары территориясендә үз эшчәнлеген лабораториянең Идел-Кама бүлеге алып бара. Бүлек җитәкчесе Чиркова Елена Михайловна җитәкчелегендә төрле күрсәткечләр буенча табигый су анализлары даими үткәрелә. Шулай ук хезмәткәрләр атмосфера һавасын 7 күрсәткеч буенча тикшерә, нефть продуктлары микъдары буенча туфракны һәм төп утырмаларын анализлый. Барлык сынаулар да гамәлдәге законнар нигезендә башкарыла.