Бүген Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында министр Александр Валерьевич Шадриков рәислегендә «ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ тарафыннан 2022 елда эшләнгән эш һәм 2023 елга билгеләнгән бурычлар буенча йомгаклау киңәшмәсе булып узды.
«ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ эшчәнлеге турындагы докладлар белән директор М.М.Вәлиев, баш геолог А.М. Шакирҗанов, баш хисапчы А.Р. Айнетдинова һәм лабораториянең үзәк бүлеге җитәкчесе Н.И. Хөсәенова чыгыш ясады.
Докладчылар тарафыннан финанс-икътисадый эшчәнлек, җир асты байлыкларыннан файдалану өлкәсендә башкарылган эшләр, атмосфера һавасы торышына исәп-хисап мониторингы системасы турында мәгълүматлар яңгырады.
«Бүген республикабыз җитәкчелеге тарафыннан күрсәтелгән югары ышанычны, әлбәттә, акларга кирәк. Геология үзәге безнең халык файдасына тулы куәтенә эшләргә тиеш», – дип ассызыклады министр А.В. Шадриков.