Җир асты суларын эзләү һәм аларның эчәрлек сыйфатларын бәяләү

2023 елның 2 феврале, пәнҗешәмбе

«ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ дәүләт йөкләмәсе нигезендә Югары Ослан муниципаль районының Шеланга һәм Нәриман авылларында  эчү һәм хуҗалык-көнкүреш суы белән тәэмин итү өчен җир асты су чыганагын нигезләү буенча су белән тэмин итү объектларыннан 3 км радиуста С1 категориясе буенча эзләү-бәяләү эшләрен дәвам итә.

Бу вакытта түбәндәгеләр башкарылды:

 - эзләү-бәяләү эшләре участокларында рекогносцировка тикшеренүе;

- перспектив участоклар чикләрендә электр разведкасы ысулы белән җир өсте геофизик тикшеренүләре;

- керн сайлап алу юлы белән, гидрогеологик скважиналар бораулау;

- скважиналарда геофизик тикшеренүләр: ГИС-гамма-каротаж стандарт комплексы (ГК), күренеп киткән каршылыклар ысулы (КС), резистивиметрия.

Якын арада сынау-фильтрлау эшләре һәм сыйфатының СанПиН 1.2.3685-21 таләпләренә туры килү-килмәвен бәяләү һәм махсус су әзерләү (йомшарту) кирәк булу-булмавын ачыклау максатында, пробалар сайлап алыначак.

Эш нәтиҗәләре буенча хисап төзеләчәк һәм файдалы казылма запаслары буенча территориаль комиссиягә экспертизага җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International