Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән, агымдагы 2023 елда авыл торак пунктларын эчә торган су белән тәэмин итүнең җир асты чыганакларын ревизияләү эше дәвам итәчәк.
Су пунктларын тикшерү һәм су пробаларын 15 районда, ягъни Әгерҗе, Азнакай, Актаныш, Баулы, Бөгелмә, Алабуга, Лениногорск, Мамадыш, Менделеевск, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Тукай һәм Ютазы районнарында үткәрү планлаштырыла.
Хәзерге вакытта «ТР Геология үзәге» фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының Фәнни-техник советында аны алга таба яклау өчен проект документациясен әзерлиләр.
Исегезгә төшерәбез, 2021-2022 елларда республиканың 14 районында 1600дән артык су пунктларында тикшерү үткәрелде һәм 700дән артык су пробасы алынды.
Ревизия нәтиҗәсендә су алу корылмаларын лицензияләүгә әзерләүдә реаль ярдәм күрсәтү белән генә чикләнелми, ә районнарны су белән тәэмин итүне алга таба үстерү буенча тәкъдимнәр дә әзерләнә.