Керн – тау токымы үрнәге, аны алга таба өйрәнү максатында скважинадан алалар. Керн алу махсус бораулау төре ярдәмендә башкарыла, ул колонкалы дип атала һәм аның үз үзенчәлеге бар.
Алынган керн җентекләп өйрәнелә, тасвирлана, шулай ук аны алга таба саклау өчен махсус керн саклагычка күчерелә. Шуннан соң төрле тикшеренүләр уздырыла. Аерым алганда, кернга химик, спектраль, петрографик анализ ясала, шулай ук башка өйрәнүләр дә гамәлгә ашырыла. Бу процесслар төрле техника ярдәмендә төрле ысуллар кулланып, керн турында нинди мәгълүматлар алырга кирәклегенә карап, махсус лабораторияләрдә бара.
Эзләү-бәяләү эшләрендә Татарстан Республикасы авыл җирлекләрен эчәргә яраклы һәм хуҗалык-көнкүрешне су белән тәэмин итүнең җир асты чыганагын нигезләү өчен максималь су кушылдыгы булган катламны билгеләү максатында кернны тоташ сайлап алу уздырыла.
Хәзерге вакытта «ТР Геология үзәге» ФҖП» ДБУ әлеге эшләрне Югары Ослан муниципаль районының Шеланга бистәсендә һәм Нәриман авылында үткәрә.