«ТР Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан өслек суларын мониторинглау

2023 елның 13 гыйнвары, җомга

Үз вәкаләтләре кысаларында «ТР Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ Татарстан Республикасының бөтен территориясендә әйләнә-тирә мохит объектларының (табигый өслек сулары, атмосфера һавасы, туфрак һәм аскы катламнар) торышына территориаль мониторинг үткәрә.

Лаборатория белгечләре тарафыннан ай саен санлы химик анализ өчен су пробалары сайлап алына, аның барышында 15тән артык күрсәткеч билгеләнә.

Шулай ук сайлап алу урынында эретелгән кислород күләменә үлчәү үткәрелә. Кышкы вакытта судагы кислород күләмен күзәтү аеруча актуаль була, чөнки су объектларында боз катламы кислородның үтеп керүенә комачаулый.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International