Елга нәтиҗә ясау һәм хезмәткәрләрне бүләкләү

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

2022 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында йомгаклау киңәшмәсе узды. Ел нәтиҗәләре буенча күпьеллык нәтиҗәле хезмәт, әйләнә-тирә мохитне саклау эшенә зур өлеш кертү, экологик иминлекне тәэмин итү өчен «ТР Геология үзәге ФҖП» ДБУ хезмәткәрләре – Г.Р.Вифлянцева, Г.С. Садретдинова, Р.Г.Төхвәтуллин Мактау грамотасы белән бүләкләнделәр. А.В.Әхъярова, А.Р. Давытов,, А.И.Фәтрахманов рәхмәт хатлары белән билгеләп үтелделәр. Бүләкләрне ТР экология һәм табигать ресурслары министры Александр Валерьевич Шадриков Рәхмәт хаты тапшырды.

«2022 елда зур эш башкарылды, һәркем әйләнә-тирә мохитне саклауга үз өлешен кертте. Яхшы нәтиҗәләр - күбрәк һәм яхшырак эшләргә этәргеч бирә. Барлык хезмәткәрләргә һөнәри якын килү һәм үз эшенә тугрылык өчен зур рәхмәт белдерәсем килә», – дип билгеләде министр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International