Экология министры хезмәткәрләрне һәм ветераннарны ведомство оешуның 30 еллыгы белән котлады

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Хөрмәтле коллегалар! Кадерле ветераннарыбыз! Министрлыгыбыз оешуга утыз ел тулу белән ихлас күңелдән котлауларымны кабул итегез!

Татарстанның табигатьне саклау тарихы бай һәм тармакның иң яхшы вәкилләренең традицияләрен саклый. Узган дистә еллар эчендә бик зур юл үтелде һәм стандарт булмаган рәвештә фикерли һәм эшли белә торган профессионаллар командасы формалаштырылды, республикабызның матурлыгын һәм күпкырлылыгын – бөек Иделне, уникаль тыюлыкларны, матур күлләрне һәм паркларны саклап калу өчен катлаулы карарлар кабул ителде.

Татарстан һәрвакыт беренчел юл  узучы булды. Татарстанның күп кенә карарлары һәм инициативалары соңыннан Россиянең башка төбәкләрендә тиражланды, һөнәри бергәлектә  танылды - һәм моның өчен республика җитәкчелегенә - Рөстәм Нургали улы Миңнехановка аерым   рәхмәт, аның туган җиренә ихлас мәхәббәте экология мәсьәләләрен өстенлекләр исемлегендә беренче урыннарга куя.

Кадерле коллегалар! Республиканың экология хезмәте тарихы - безнең уртак эшебезгә үз җанын һәм талантын керткән һәр кешенең тарихы. Бүген без барысына да ихлас рәхмәт сүзләрен җиткерәбез. Кадерле тәҗрибәгез, намуслы хезмәтегезгә фидакарь хезмәт итүегез һәм шундый гади булмаган, әмма тормыш өчен мөһим һөнәргә мәхәббәтегез өчен рәхмәт сезгә. Бәйрәм белән сезне, кадерле ветераннар, хезмәттәшләр, фикердәшләр!

Бәхет, тынычлык,  иминлек!

 

Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры

А.В. Шадриков

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International