«Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре – 2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү

2022 елның 17 ноябре, пәнҗешәмбе

2022 елның 10 ноябрендә Бөтендөнья сыйфат көне «Россия – сыйфат билгесе булган ил» девизы белән билгеләп үтелде. Бөтендөнья сыйфат көненең максаты – югары сыйфатлы продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләрнең әһәмиятен арттыру, сыйфат мәсьәләләренә игътибарны җәлеп итүгә юнәлдерелгән эшчәнлекне активлаштыру.

Хәзерге шартларда сыйфат теләсә кайсы предприятие эшчәнлегендәге уңыш ачкычы булып тора. Ә тормыш сыйфаты – әйләнә-тирә мохитне саклау, физик сәламәтлек һәм кешенең психологик уңай халәте.

2022 елның 17 ноябрендә «Казан ярминкәсе» ААҖдә «Татарстан Республикасының иң яхшы товарлары һәм хезмәт күрсәтүләре – 2022» республика конкурсында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы булды. Төп оештыручылары Росстандартның «ЦСМ Татарстан» ФБУ һәм ТР Сәүдә-сәнәгать палатасы булган әлеге конкурс «Сыйфатлы продукция һәм күрсәтелә торган хезмәтләр үсешенә зур өлеш керткән өчен» номинациясе кысаларында инде берничә ел рәттән үткәрелә.

Конкурс нәтиҗәләре буенча «Татарстан Республикасының иң яхшы метрологы» номинациясендә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ лабораториясенең үзәк бүлеге башлыгы Хөсәенова Нурия Илдар кызы диплом белән бүләкләнде. Бүләкне Татарстан Республикасы сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Герман Янович Лернер тапшырды .

Шулай ук сынаулар өлкәсендәге уңышлары өчен һәм 2022 елда Бөтендөнья сыйфат көне уңаеннан «ТР Геология үзәге ФҖБ» лабораториясе коллективы да Росстандартның «ЦСМ Татарстан» ФБУ Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Әлеге бүләкләр лаборатория белгечләренең югары хезмәт нәтиҗәләрен раслый.

Лаеклы бүләкләр белән котлыйбыз һәм киләчәктә дә эштә уңышлар телибез!

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International