Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл торак пунктларында хуҗалык-эчәргә яраклы су өчен билгеләнгән скважиналарны ревизион бәяләү буенча дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында эшләр ахырына якынлаша.
Татарстан Республикасының барлыгы 12 муниципаль районы тикшерелде: Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Югары Ослан, Зеленодольск, Кукмара, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Саба, Теләче.
Ревизион бәяләү кысаларында районның 1317 су алу скважинасы, 95 чишмә тикшерелде һәм лаборатор анализ өчен җир асты суыннан 780 проба алынды.
Бүгенге көндә кыр һәм лаборатория мәгълүматларын эшкәртү буенча камера эшләре алып барыла.
Әлеге эшләрне шулай ук 2023 елда республиканың 15 муниципаль районы буенча дәвам итү планлаштырыла.
Белешмә. Әлеге эш төре су алу скважиналарының торышын һәм су алу җайланмаларының лицензияләүгә гомуми әзерлеген бәяләргә, шулай ук республика гражданнарын районның һәр торак пунктында сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү өчен тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирәчәк.