2022 елның 26 октябрендә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ карата Идел буе федераль округы буенча Росгидромет департаменты хезмәткәрләре тарафыннан «Россия Федерациясендә дәүләт контроле (күзәтчелеге) һәм муниципаль контроль турында» 31.07.2020 №248-ФЗ федераль законның 52 ст. 4 өлеше нигезендә профилактик визит рәвешендә күчмә профилактик чара үткәрелде.
Идел буе федераль округы буенча Росгидромет департаменты хезмәткәрләре «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ (лицензиатка) профилактик әңгәмә формасында эшчәнлеккә куела торган мәҗбүри таләпләр, хәтәрлек категориясен киметүнең нигезләре һәм тәкъдим ителә торган ысуллары турында, шулай ук контрольлек объектына карата үткәрелә торган контрольлек (күзәтчелек) чараларының төрләре, эчтәлеге һәм ешлыгы турында мәгълүмат җиткерделәр.
Департамент белгечләре профилактик визит барышында «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ вәкилләрендә барлыкка килгән сорауларга җавап бирделәр.