2022 елның 25 октябрендә Татарстан Республикасы Экология һәм табигать ресурслары министрлыгында ТР Җир асты байлыкларыннан файдаланучылар советының очрашуы оештырыла, анда катнашу өчен җир асты байлыкларыннан файдаланучылар һәм маркшейдерлар чакырыла. Очрашу барышында Министрлык хезмәткәрләре җир асты байлыкларыннан файдалану хокукына аукционнар үткәрү турындагы сорауларга җавап бирәчәк, шулай ук җир асты байлыкларыннан файдалануга бәйле дәүләт хезмәтләре күрсәтү турында мәгълүмат җиткерәчәк. Чарада Татарстан Республикасы Президенты Аппараты һәм прокуратура органнары вәкилләре катнашачак. Очрашу 25 октябрьдә 15.00 сәгатьтә түгәрәк өстәл форматында узачак.
Үткәрү урыны: ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы (Казан шәһәре, Павлюхин ур., 75 йорт, 301 каб.).
Шулай ук әлеге сылтама буенча ВКС режимында да катнашырга мөмкин: https://mineco.ktalk.ru/ctfgrup1icau (Керү коды: 9753).
Тема буенча фикер алышу сорауларын әлеге электрон адреска җибәрергә мөмкин: Albert.Kiyamov@tatar.ru.