Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районында эзләү-бәяләү эшләре буенча дәүләт контрактын үтәү кысаларында “Геология үзәге ФҖБ” ДБУ хезмәткәрләре тарафыннан Шылаңгы һәм Нәриман торак пунктларында гидрогеологик тикшерүләр һәм җир өсте геофизик эшләре башкарылды.
6 октябрьдә Шылаңгы авылында “Геология үзәге ФҖБ” ДБУ хезмәткәрләре эшләрнең киләсе этабына – эзләү-бәяләү скважиналарын бораулауга керештеләр. Алга таба, бораулау эшләре тәмамланганнан соң, гидрогеологик исәпләмә параметрларын, җир асты суларының сыйфаты һәм саны турындагы күрсәткечләрне алу максатыннан, тәҗрибә-фильтрация эшләрен үткәрү планлаштырыла.