Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры катнашында 2022 елның 3 кварталындагы эш йомгаклары буенча хисап сессиясе

2022 елның 11 октябре, сишәмбе

2022 елның 7 октябрендә «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ Татарстан Республикасы экология һәм табигать ресурслары министры Александр Валерьевич Шадриков катнашында хисап сессиясе узды. 2022 елның III кварталында башкарылган эшләргә йомгак ясалды, шулай ук 2022 елның IV кварталына һәм 2023 елга бурычлар билгеләнде.

Баш геолог Артур Марсель улы Шакирҗанов тарафыннан геология өлкәсендә үткәрелгән эш нәтиҗәләре турында хәбәр җиткерелде. Җир асты суларына эзләү-бәяләү эшләрен башкару барышы, цифрлы мәгълүмат банкы булдыру, җир асты суларын һәм экзоген процессларны мониторинглау турында мәгълүмат тәкъдим ителде.

Лабораториянең үзәк бүлеге җитәкчесе Нурия Илдар кызы Хөсәенова лаборатор эшләр турында сөйләде, аннары финанс доклады белән баш хисапчы Айгөл Рәфыйкъ кызы Айнетдинова чыгыш ясады.

Сессия тәмамлангач, ТР экология министры нәтиҗәләр ясады, башкарылган эшләр нәтиҗәләрен канәгатьләндерерлек дип тапты һәм алга таба уңышлар теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International