Татарстан Республикасы муниципаль районнарының авыл торак пунктларында хуҗалык-эчәр өчен билгеләнгән скважиналарны ревизияләү эшләрен үтәү кысаларында "ТР Геология үзәге ФҖБ" ДБУ белгечләре тарафыннан Лаеш муниципаль районының су җыю скважиналары тикшерелде.
Әлеге эшләр республика гражданнарын эчәргә яраклы сыйфатлы су белән тәэмин итү өчен су җыю скважиналарының торышын бәяләргә мөмкинлек бирәчәк. Тикшерү нәтиҗәләре буенча эчәргә яраклы су белән тәэмин итүнең яңа чыганакларын файдалану яки оештыру буенча тиешле тәкъдимнәр биреләчәк.
Бүгенге көнгә дәүләт йөкләмәсе нигезендә 1023 су алу скважинасы һәм 81 чишмә тикшерелде, шулай ук лаборатория анализы өчен 588 су үрнәге сайлап алынды.