Зөбәрҗәт күлендә «Яшел Россия» россиякүләм өмәсе булып узды

2022 елның 17 сентябре, шимбә

"ТР Геология үзәге фәнни-җитештерү берләшмәсе" ДБУ хезмәткәрләре Казан янындагы Юдино бистәсендә Зөбәрҗәт күле комлыгы территориясендә "Чиста уеннар" экоквесты форматында узган өмәдә, катнаштылар. Аңа йөздән артык команда теркәлгән иде. Чара «Экология» илкүләм проектының «Уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында узды.

Катнашучылар яңгыр астында чүп-чар җыйдылар, аны фракцияләргә бүлеп бардылар. Катнашучыларга Татарстан Республикасы Экология һәм табать ресурслары министрлыгы һәм Рус географик җәмгыятенең төбәк бүлеге дайверлары ярдәм итте.

106 команда сәгать ярым дәвамында 2246 килограмм чүп-чар, шул исәптән 80 капчык пластик, 89 капчык пыяла, 22 капчык металл һәм 424 килограмм покрышка җыйды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International