Казанның Бишбалта бистәсендә «Тамчылап җыелган игелек» экомарафоны булып узды. 100 дән артык кеше – «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре, Рус география җәмгыятенең төбәк бүлекчәсе дайверлары, ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы хезмәткәрләре, «Чиста булачак» иҗтимагый хәрәкәте активистлары, эре предприятиеләр вәкилләре, волонтерлар һәм республикабызда яшәүчеләр катнашты.
Гомуми көч белән 1,5 км яр һәм Идел елгасы төбе чистартылды, 113 капчык чүп- чар җыелды, бу – 3 капчык металл, 15 капчык пыяла, 28 капчык пластик һәм 67 капчык сортланмый торган чүп-чар.
«Республика объектларында чистарту буенча чаралар инде ничәнче ел гамәлгә ашырыла. Безнең өмәләр һәм акцияләр турында сөйләгән очракта, аларда катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Бу экологик үзаңның, тәрбиянең республикабызның бай табигатен саклап калу өчен иң әһәмиятле инструмент булып торуы турында аңлата», – дип билгеләп үтте экология министры урынбасары Егор Тарнавский.