«ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ, дәүләт йөкләмәсе кысаларында, Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының атмосфера һавасы пычрануына автоматик контрольлек станцияләренә хезмәт күрсәтә.
Бүгенге көндә атмосфера һавасының пычрануын анализлау 16 АСКЗА ярдәмендә өзлексез режимда гамәлгә ашырыла, ул елына 36 пычраткыч матдә буенча 4 млн.нан артык үлчәм алу мөмкинлеген тәэмин итә. Планлаштырылган тикшерү һәм хезмәт күрсәтү җиһазларның өзлексез эшләвен һәм үлчәү нәтиҗәләренең дөреслеген тәэмин итә.