Дәүләт йөкләмәсен үтәү кысаларында «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ белгечләре Кукмара районының эчәргә яраклы җир асты сулары чыганакларына ревизия бәяләвен үткәрделәр. Ревизия бәяләве кысаларында районның 129 су алу скважинасы тикшерелде һәм 103 җир асты суы пробасы алынды.
Бу төр эшләр су алучыларның лицензияләүгә гомуми әзерлеген бәяләргә, шулай ук районның һәр торак пунктында сыйфатлы эчә торган су белән тәэмин итү схемаларын оптимальләштерү буенча тәкъдимнәр эшләргә мөмкинлек бирәчәк.