Татарстан Республикасы су объектларының гидрохимик торышын күзәтү

2022 елның 24 июне, җомга

«ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе»  ДБУ лабораторияләрендә республиканың 55 су объектының (елга, буа, күл) гидрохимик торышын даими (айлык, квартал саен) күзәтүләр алып барыла.

Пычрануга карата мониторинг түбәндәге күрсәткечләр буенча үткәрелә: рН, үлчәнгән матдәләр, эретелгән кислород, ХПК, БПК5, аммоний-ион, нитритлар, нитратлар, хлоридлар, сульфатлар, фосфат-ион, АПАВ, нефть продуктлары, фенол, тимер, бакыр, никель, цинк, марганец, кобальт, кадмий, алюминий, хром IV, формальдегид, натрий+калий (сумма), магний, кальций, водород карбонатлары, температура һ. б.

Су объектларының торышын күзәтү су объектларында суның сыйфатына һәм аларның торышына йогынты ясый торган тискәре процессларны үз вакытында ачыклау һәм фаразлау максатларында гамәлгә ашырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International