«ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы белгечләре берлектә Идел елгасы суыннан пробалар алдылар

2022 елның 1 июне, чәршәмбе

«ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе»  ДБУ лабораториясе белгечләре, навигация чорында ел саен үткәрелә торган мониторинг кысаларында, Идел елгасының гидрохимик һәм гидробиологик торышын тикшерделәр. Химик анализ өчен су үрнәкләре һәм зоопланктон күрсәткечләре өчен 12 үрнәк алынды.

Зоопланктон – микроскопик организмнар (коловратка һәм кысласыманнар), алар суда яшиләр һәм актив хәрәкәт итәргә сәләтле түгел. Зоопланктон организмнары антропоген йогынты индикаторлары булып торалар, аларның сан һәм төр составы буенча су сыйфатын билгеләргә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International