Росгидромет лицензиясен алу турында

2022 елның 18 мае, чәршәмбе

«ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ гидрометеорология өлкәсендә һәм аның белән чиктәш өлкәләрдә эшчәнлек башкаруга Росгидромет лицензиясен алды. Эшчәнлек өлкәсе әйләнә-тирә мохит торышын күзәтү, атмосфера һавасының, туфракның, су объектларының (шул исәптән гидробиологик күрсәткечләр буенча) химик пычрануын һәм атмосфера һавасының радиоактив пычрануын билгеләү өчен әйләнә-тирә мохиттә барган физик һәм химик процессларны күзәтүне, әлеге күзәтүләрне үткәрү нәтиҗәсендә алынган мәгълүматны һәм мәгълүмат продукциясен җыю, саклау, бирү һәм таратуны үз эченә ала.

Лицензия Татарстан Республикасы торак пунктларында атмосфера һавасының пычрану чыганакларын ачыклау өчен атмосфера һавасының торышына исәпләнгән мониторинг системасын гамәлгә ашыру максатларында алынды.

Әлеге лицензия түбәндәге эшләрне башкарырга мөмкинлек бирә:

- атмосфера һавасы һәм туфрак, шулай ук су объектындагы су сыйфатын билгеләү;

- җир өстендәге суларның пычрану индексын билгеләү;

- атмосфера һавасының радиоактив пычрану дәрәҗәсен билгеләү;

- әйләнә-тирә мохитнең пычрануы турында мәгълүмат бирү;

- Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләре территориясендә үткәрелгән атмосфера һавасы пычрануының җыелма исәпләмәләре нигезендә атмосфера һавасын пычратуның фон дәрәҗәсе турында белешмәләр бирү.

Оешманың барлык хезмәткәрләренә уңышлы һәм сыйфатлы эшләре өчен рәхмәт белдерәбез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International