23 апрельдә Казанда санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна-2022» республика акциясе кысаларында Үзәк өмә булып узды. Өмә «Чиста уеннар» квесты форматында узды. Анда 235 команда – «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ хезмәткәрләре, иҗтимагый оешмалар вәкилләре, министрлыклар һәм ведомстволар хезмәткәрләре, профильле югары уку йортлары студентлары, волонтерлар һәм шәһәр халкы катнашты.
Гомуми тырышлык белән 247 капчык чүп-чар, шул исәптән 37 капчык пластик, 66 капчык пыяла җыелды. «Өмәгә кушылган республикабызның барлык халкына да рәхмәтемне җиткерәсем килә. Мондый битараф булмаучылар елдан-ел арта бара, һәм бу бик мөһим. Өмәләр бүген бөтен Татарстан буенча бара, димәк, экология, чыннан да, берләштерә», – дип билгеләде экология министры Александр Шадриков.