«ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» ДБУ лабораториясенең территориаль бүлекләре хезмәткәрләре, санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна-2022» республика акциясе кысаларында, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының территориаль идарәләре хезмәткәрләре территорияне җыештыру һәм төзекләндерү эшендә катнаштылар.
Шулай ук өмә кысаларында Әлмәт шәһәренең яр буе территориясе дә чистартылды.
Коллектив тырышлыгы белән кар калдыклары чистартылды, коры үлән һәм чүп-чар җыелды. 2 сәгать эчендә хезмәткәрләр 30 капчыктан артык чүп-чар җыеп алдылар.