2022 елның 23 апрелендә Казан шәһәренең Копылов урамындагы «Крылья Советов» паркында санитар-экологик икеайлык һәм «Эковесна-2022» республика акциясе кысаларында Үзәк өмә үткәрелә.
Өмә «Чиста уеннар» эко-квесты форматында узачак. Командалар тизлек өчен чүп җыячак һәм аны өч фракциягә бүлеп бирәчәк. Чүп-чар белән җыелган һәр капчык өчен командаларга мобиль кушымтада баллар өстәлә. Җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылачак.
Чиста уеннарда ничек катнашырга:
✅ 3-5 кешедән торган команда туплагыз;
✅ Команданы сылтама буенча теркәгез: https://forms.yandex.ru/u/62583e70a7cf51de947f2bef .
❗Катнашучыларны җыю һәм теркәү 23 апрельдә 09.00 сәгатьтән 10.00 сәгатькә кадәр Ленин исемендәге Мәдәният йорты парковкасында (Копылов ур., 2а) узачак.
Чара программасында концерт программасы, «Татарстанда чиста булачак!» экологик бәйрәме һәм кыр кухнясы булачак.
Өмәдә икенчел чимал кабул итү пункты эшләячәк. Макулатура, пластик һәм иске батарейкаларны сез паркка В.И.Ленин исемендәге МЙ ягыннан кергән вакытта парковкада 09.00-11.00 сәгатьләрдә тапшыра аласыз.