2022 елның 18 мартында «ТР Геология һәм җир асты байлыкларыннан файдалану буенча фәнни-җитештерү берләшмәсе» дәүләт бюджет учреждениесендә «Россия Федерациясе дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең Бөтенроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы эшчәнлеге турында» темасына семинар-киңәшмә узды. Аның эшендә РФ Дәүләт учреждениеләре һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү хезмәткәрләренең бөтенроссия һөнәри берлегенең Татарстан республика оешмасы рәисе урынбасары Альбина Нәфыйкова катнашты.
Кереш сүз белән семинар-киңәшмәне учреждение директоры Марс Вәлиев ачты. «Һөнәри берлекләр оешма хезмәткәрләренең уртак проблемаларын, көнүзәк һәм мөһим проблемаларны хәл итү өчен оештырыла. Шуңа күрә учреждение хезмәткәрләренең һөнәри берлеген булдыруга һәм киләчәк һөнәри берлек эшенә аерым игътибар бирергә кирәк», – дип билгеләде ул.
Аннан соң Альбина Нәфыйкова чыгыш ясады, ул утырышта катнашучыларны социаль партнерлык, һөнәри берлек әгъзаларын һәм аларның гаиләләрен савыктыруга юнәлдерелгән һөнәри берлек программалары, шулай ук башка чаралар белән таныштырды, учреждение хезмәткәрләренең һөнәри берлек комитетлары эше буенча сорауларына җавап бирде.