Бүген «ТР Геология үзәге ФҖБ» ДБУ директоры Вәлиев Марс Мулланурович йомгаклау җыелышын үткәрде, аның барышында елга нәтиҗәләр ясалды, шулай ук 2022 елга планнар һәм кайбер бурычлар билгеләнде. Җыелыш тәмамлангач, Марс Мулланур улы хезмәткәрләрне якынлашып килүче бәйрәмнәр белән котлады:
“Хөрмәтле коллегалар, сезне якынлашып килүче Яңа ел белән котлыйм! Чын күңелемнән киләсе 2022 елның Сезгә һәм Сезнең өчен иң якын кешеләрегезгә теләкләрен тормышка ашыруын телим. Ул җылы, яңа идеяләр һәм уңышлы проектлар белән тулы булсын иде. Узып баручы елда янәшә булганнарга рәхмәт белдерәм. Кемдер бөтен профессионализмын, энергиясен һәм җанын эшкә бирде, кемдер безнең команданың бер өлешенә әверелде. Яңа ел алдыннан барыгызга да ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, яңа ачышлар һәм казанышлар, барлык планнарыгызны һәм идеяләрегезне тормышка ашыруыгызны телим!
Яңа 2022 ел иң яхшы нәрсәләрне саклап калсын һәм барлык өметләрне һәм хыялларны акласын, көн саен сезнең йортыгызга ямь, татулык, тынычлык һәм тотрыклылык китерсен!"