Татарстан Республикасы өске су объектларындагы суларның сыйфатына атна саен мониторинг ясау

2021 елның 21 декабре, сишәмбе

«Геология үзәге ФҖБ» ДБУ Татарстан Республикасының өске су объектларындагы суларның сыйфатына атналык мониторинг үткәрә. Лаборатория белгечләре тарафыннан микъдари химик анализ өчен су пробалары сайлап алына, аның барышында 25 дән артык күрсәткеч билгеләнә.

Сайлап алу урынында шулай ук суның температурасы һәм эрегән кислородның күләме кебек күрсәткечләрне үлчәү үткәрелә. Кышын суда кислородның булуын күзәтү аеруча актуальләшә бара, чөнки су объектларында боз капламы кислородның үтеп керүенә комачаулый.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International