Биектау муниципаль районының «Белая Аллея» торак биләмәсен эчә торган су белән тәэмин итү чыганагын эзләү-бәяләү эшләре

2021 елның 14 декабре, сишәмбе

«Татарстан Республикасы Геология үзәге ФҖБ» ДБУ хезмәткәрләре проектлау этабында «Татарстан Республикасы Биектау муниципаль районының «Белая Аллея» торак биләмәсен эчәргә яраклы су белән тәэмин итү чыганагын эзләү максаты белән эзләү-бәяләү эшләре» объекты буенча геофизик, электр разведка эшләрен уздыралар.

Әлеге тикшеренүләр эш участогының геологик төзелеше турында тулы мәгълүмат алырга, геологик кисешне бүләргә һәм пластларның яту эзлеклелеген билгеләргә мөмкинлек бирәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International