Казанда һәм Азнакайда атмосфера һавасы торышын контрольдә тоту көчәйтелде

2021 елның 22 ноябре, дүшәмбе

Татарстан Республикасының атмосфера һавасы торышын күзәтү буенча территориаль системаны үстерү һәм модернизацияләү кысаларында Казанда атмосфера һавасының пычрануын тикшереп тору автомат станцияләренең аналитик комплексларын (АСКЗА) модернизацияләү уздырылды. Анда түбәндәге компонентларны: углерод, сероводород, оксид һәм азот диоксиды, аммиак һәм күкерт диоксиды билгеләделәр. Шулай ук Азнакай шәһәрендә АСКЗАның атмосфера һавасында ароматик углеводородларны билгеләү өчен заманча экологик-аналитик җиһазлар белән тәэмин ителеше дә үткәрелде. Өстәмә җиһазландыру онлайн-режимда билгеләнә торган пычраткыч матдәләр исемлеген киңәйтергә мөмкинлек бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International