Экологик эшләр

Экология өлкәсендә хезмәтләр һәм эшләр:

  • Татарстан Республикасы торак пунктларында атмосфера һавасының пычрану чыганакларын ачыклау өчен атмосфера һавасының торышына исәпләнгән мониторинг системасын гамәлгә ашыру;
  • начар метеорология шартларында атмосфера һавасына чыгарыла торган матдәләрне киметү буенча чаралар эшләү;
  • атмосфера һавасы һәм туфрак, шулай ук су объектындагы су сыйфатын билгеләү;
  • җир өстендәге суларның пычрану индексын билгеләү;
  • атмосфера һавасының радиоактив пычрану дәрәҗәсен билгеләү;
  • әйләнә-тирә мохитнең пычрануы турында мәгълүмат бирү;
  • Татарстан Республикасының Казан, Түбән Кама һәм Алабуга шәһәрләре территориясендә үткәрелгән атмосфера һавасы пычрануының җыелма исәпләмәләре нигезендә атмосфера һавасын пычратуның фон дәрәҗәсе турында белешмәләр бирү;
  • лаборатория сынаулары нәтиҗәләре буенча әйләнә-тирә мохит өчен куркынычлылык классын исәпләү;
  • куркынычлылыкның I-IV класс калдыкларын паспортлаштыру;
  • Татарстан Республикасы территориясендә атмосфера һавасын мониторинглауның автоматлаштырылган системасы чаралары ярдәмендә атмосфера һавасының сыйфатына күзәтүләр үткәрү.
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International